Татарстанда бер ханым 200 мең сумнан артык акчасыннан мәхрүм калган

11 февральдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү частенә 33 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән, ул мошенниклар корбаны булуын хәбәр итә.

Кыз телефонга таныш булмаган ир-аттан шалтырату булуын һәм ул үзен банкның  куркынычсызлык хезмәте булып таныштыруын сөйләп бирә.

Шалтыратучы кызның хәзер кредит рәсмиләштермәве белән кызыксынды. Тискәре җавап ишеткәннән соң, ир гариза бирүчегә операцияне гамәлдән чыгару өчен телефонга керәчәк кодларны хәбәр итәргә генә кирәк, дип ышандыра.

Зыян күрүче ир-атның банк хезмәткәре булуына ышана. Бөгелмәле «роботка» кодын әйткәннән соң, счеттан 210 мең сум күләмендә акча алына.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге гражданнардан «банк»лардан шалтыратуларга сак карауларын сорый.

Бөгелмә полиция бүлегендә банк карталарыннан акча урлау очраклары теркәлүе дәвам итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге гражданнардан «банк»лардан шалтыратуларга сак карауларын сорый.


Фикер өстәү