Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары: «Әтием белән икебез генә белә торган серләребез бар»

“Син, син, син диеп” башта инстаграмда утыручыларны, аннары тамашачыны шаккаттырды алар. Җырлаганда үзен бик иркен тотса да, күпләрнең яраткан җырчылары Зинира һәм Ризат Рамазановларның кызлары Айгизә җыр белән әле күптән түгел генә җырлый башлаган икән…

– Айгизә, үзең турында сөйлә әле. Ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?
– Мин Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә, беренче сыйныфта укыйм. Үз яшемдәге башка балалар кебек үк, биергә, җырларга, курчакларым белән уйнарга яратам.

– Ничә яшьтән бирле җырлыйсың инде?
– Алты яшемдә генә җыр белән кызыксына башладым. Миңа ошый!

– Әтиең белән башкарган дуэтыгыз бик күпләргә ошады. Кем тәкъдим итте моны? Зур сәхнәгә беренче чыгуың идеме?
– Безгә “Балалар премиясе”ндә катнашырга тәкъдим иттеләр. Башта теләмәдем. Әти белән әнием: “Әйдә, кызым, үзеңне сынап кара әле”, – дигәч, ризалаштым. Җырны бергәләп сайладык. Ә зур сәхнәгә, беренче тапкыр чыгуым иде.


– Сәхнәгә чыкканда, син бер дә дулкынланмаган идең кебек. Чыннан да шулай булдымы?
– Бик дулкынландым, борчылдым, тик моны күрсәтмәскә тырыштым. Әнием белән көн-төн әзерләндек, биюен дә озаклап өйрәндек. Соңыннан әтием: “Каушаганың кулларыңнан сизелде – нәкъ минекеләр кебек тирләп чыга икән”, – диде.

– Әтиең белән чын дус төсле син…
– Әйе, бик якын дуслар без! Икебез генә белә торган серләребез дә бар.

– Ә әниеңнең зур булышчысы ахры: токмачын да кисәсең, салат та ясыйсың. Аш бүлмәсендә хуҗабикә булу ошыймы сиңа?
– Бик ошый! Мин кечкенә чагымнан ук аш бүлмәсендә. Әбием камыр ризыклары әзерләгән чакта, гел үзе тирәсендә йөртә, мине дә өйрәтә иде. Хәзер бик теләп әниемә ярдәм итәм.

– Киләчәктә әти-әниең кебек җырчы булырга телисеңме?
– Әлегә җырчы булу теләгем юк. Бәлки кире уйлармын. Минем чәчтараш буласым килә.

– Тиздән апа булачаксың икән. Моны белгәч сөендеңме?
– Миннән дә катырак сөенгән кеше булмагандыр! Шундый зур түземсезлек белән көтәм бәләкәчебезне. Кибеттә йөргәндә дә аның турында онытмыйм: күргән иң матур әйберләрне бәбигә алыйк, дим.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү