«Милли мультfest» фестиваленең төбәк турлары башланды

«Милли мультfest» фестиваленең төбәк турларының беренчесе Зәйдә үтте. Үзенчәлекле фестиваль бу юлы республиканың 13 районы һәм Чаллы шәһәреннән 150гә якын катнашучыны бер урында җыйды.

— Без бу чараны Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына яхшы старт бирү дип саныйбыз. Безнең районда мультимедия тармагы үсешен тәэмин итүгә шартлар тудырыла, тулаем балалар иҗатын үстерүгә зур игътибар бирелә, — диде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.

Татарстанның халык артисты, бәйгенең жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин сүзләренчә, эшләрне бәяләгәндә, катнашучыларның яше исәпкә алынган, балаларга карата артык җитди таләпләр куелмаган.

— Әлеге фестиваль бәйге форматында узгач, әлбәттә, без иң яхшы эшләрне өч номинациядә билгеләячәкбез. Иң мөһиме, җиңелүчеләр булмаяча, — диде ул. — Конкурс географик яктан киңәйтелеп, Россия, халыкара дәрәҗәгә чыгар дип уйлыйм, чөнки беренче адымнарыбыз ук уңышлы булды.

Фестивальгә барлыгы 320 эш килгән: 143 мультфильм, 49 компьютер уены һәм татар телендә кыска метражлы фильмнар.

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү