Сөйләшсәк тә төрле телләрдә…

 Дуслык дәресләре

Февраль аенда Казандагы Халыклар дуслыгы йортында мәктәп балалары өчен «Дуслык һәм татулык дәресләре» дип аталган проект үз эшен яңадан башлап җибәрде.  2021 елда беренчеләрдән булып бу дәресләргә башкалабызның Киров һәм Мәскәү районнарында белем алучы 7 нче сыйныф укучылары килде. Әйтергә кирәк,  бу проект 2016 елдан бирле эшләп килә.  Шул вакыт эчендә 40 мең мәктәп баласы Татарстан халыклар ассамблеясы эшчәнлеге, республикада яшәүче халыкларның тормышы белән танышты,  дус һәм тату яшәүнең  мөһимлеген аңлады.  Алга таба мондый дәресләр атнага ике тапкыр үтәчәк. Татарстанда мәктәп балалары өчен шулай ук  «Укучылар өчен халык мәдәнияте» дип аталган бөтенроссия акциясе дә старт алды.  Ул тикшеренүләр, агарту һәм иҗади вакыйгалар циклын үз эченә ала.

 

Биючеләр бииләр

Казанда  онлайн форматта дөнья халыклары биюләре буенча мастер-классларның яңа сезоны ачылды.  Мондый чара ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты социаль челтәрләрендә икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе үзизоляция вакытында, пандемия чорында башланган иде.  2020 елда  35 халыкның  биюләре буенча мастер-класс булды. Социаль челтәрләрдәге тамашачылар аны бик яратып кабул иттеләр.  Быелгысы мари биюләреннән башланды.  Мастер-класс барышында  алар тауларда һәм тигезлектә яшәүче мариларның  бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Мондый чаралар, әлбәттә,  алга таба да дәвам итәчәк.

 

Түбән Камада

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында   башкортларның «Урал»  җәмгыяте театральләштерелгән «Аулак өй»  күрсәттеләр. Бу җәһәттән Татарстанда башкортлар корылтае җитәкчесе Гали Хәсәнов социаль челтәрләрдә: «Мондый чаралар мәктәп укучыларын милли кыйммәтләрне танырга, онытмаска өйрәтә, башка милләт вәкилләре белән аралашырга ярдәм итә», – дип, фикере белән уртаклашты.  Чарага килгән мәктәп укучыларын башкорт мәдәнияте, музыкасы, гореф-гадәтләре һәм милли музыка инструменты – курай белән таныштырдылар.  Балалар үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар.

 

Менделеевскида

Бу шәһәрдә  татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуаш, әрмән һәм азәрбайҗан вәкилләре милли киемнәрдән  сәхнәгә берьюлы чыктылар.  Узган елгы эшләренә  бәя дә бирделәр, осталыкларын да күрсәттеләр.  Чарада район башлыгы Валерий Чершинцев та катнашты. Ни әйтсәң дә, җирлектәге милләтләрнең үзара аңлашып яшәве беренче чиратта җитәкче өчен файдалы. Бу фикер белән ул үзе дә килешә: «Безнең районда төрле милләт халыклары яши. Бу – искиткеч әйбәт.  Чөнки алар берсен-берсе тулыландыралар,  күбрәк аралашалар, яңа гаиләләр туа», – ди.  Чарада катнашучылар  Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм Менделеевск балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәсен карап та хозурландылар.

 

И туган тел…

Сүз дә юк, быел һәр милләт вәкиле туган телендә сөйләшеп, аның язмышы турында  кабат-кабат уйланадыр.  Ассамблеяда шушы көннәргә тәгаенләнгән чаралар да шул хакта сөйли. Халыкара туган тел көне уңаеннан Татарстан районнарының уку йортларында мари телен өйрәнә башладылар.  Тәтеш районында   чуаш телендә «Туган тел – безнең байлыгыбыз! (Таван челхе – пирен пуянлах!)  дигән бәйге оештырдылар. Чаллыда «Ана теле» («Анне челхи») дип аталган шигырь бәйгесенә әзерләнәләр.  Нурлат районы исә, чуаш  милли-мәдәни  җәмгыять җитәкчеләрен бергә җыеп,  семинар, мастер-класслар үткәрмәкче.  Удмурт телен өйрәнүче балаларны Казандагы Халыклар дуслыгы йортында   төбәкара очрашу көтә.  Шунда ук гарәп студентлары рус телен өйрәнергә җыела, азәрбайҗаннар, белоруслар  әдәби кичә үткәрергә әзерләнә.  Сүз дә юк,  Равил Фәйзуллин әйткәнчә: «Бу дөньяда һәркем ихтирамга лаек, раслый алса яшәвенең олылыгын…» Әлеге сүзләр һәркемгә кагыла. Татар телебез дә матур бер моң булып безгә дәшә. Ишетми калмыйк!

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү