Татарстанда үләт базлары консервланачак

Тукай районында Себер түләмәсе белән авырган терлекләр күмелгән үләт базларын консервлау буенча пилот проект старт ала. Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев хәбәр итте.

– Тукай районында алар күп. Киләчәктә алар теләсә нинди төзелеш, шулай ук авыл хуҗалыгы эшләрен алып баруга комачаулык итә. Бу эшләрне без пилот рәвешендә башлаячакбыз. Ахырга кадәр җиткерербез, дип уйлыйм, – ди ул.
Башлык сүзләренчә, бу эшләр өчен өстәмә финанс чыгымнары кирәк булачак. Әлеге вакытта Экология министрлыгы һәм районның башкарма комитеты арасында килешү төзү планы бар.


Фикер өстәү