Алексей Песошин Владимир өлкәсе губернаторы урынбасары белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнулина да катнашты.

Очрашуда яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм шул исәптән инвестицияләр өлкәсендә дә кагылышлы сөйләшү булды.


Фикер өстәү