Татарстанда әни кеше 11 яшьлек улына үтерү белән янаган

Татарстанда Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ана кешегә карата «газаплау» һәм «үтерү куркынычы» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Узган ел шикләнелүче, исерек хәлдә, даими рәвештә бернинди сәбәпсез баласын кыйнаган, шулай ук 11 яшьлек улына үтерәм белән янаган. Баланы әнисеннән якларга күршеләр ярдәм иткән, алар баланың кычкыруын ишеткәннәр һәм бу хакта хатынның элеккеге иренә хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә, ирнең әти-әнисе полиция хезмәткәрләре белән бергә малайны һәм аның энесен хатын-кыздан алалар.

Хәзер хокук сакчылары бу хәлнең барлык шартларын да билгели. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү