Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан дүрт үлем теркәлгән

Республикада барлыгы 307 очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 4 үлем очрагы теркәлгән. 1939 елгы ир-ат, шулай ук 1929, 1931 һәм 1941 елгы өч хатын-кыз һәлак булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

2021 елның 17 февраленә республикада 307 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү