Түбәдән төшкән кар машинага зыян салганда кем түли?

Машинабызны бер йорт тирәсендә төнгә калдырган идек. Иртән өстенә түбәдән кар төшкән. Машинабызга ремонт кирәк хәзер. Мондый очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Рузилә, Казан

Сорауга юрист Рәзил Бильданов җавап бирде:
– Иң элек кар төшкән бина өчен җаваплы кешеләрне табарга кирәк. Идарәче оешмага карыйммы ул, шәхси милекме – шуны ачыклыйсы. Аннары инде әлеге урынга участок полициясен чакырып, булган хәлне документлаштырырга кирәк. Машинага килгән зыянны фото һәм видеога да төшереп алыгыз. Түбәдәге кар өчен җавап бирүче кеше табылса – зыянны аннан түләтергә була. Әгәр ул риза булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма аңа кадәр килгән зыянны раслатыр өчен экспертиза ясатырга да онытмагыз.


Фикер өстәү