Казанда 31нче маршрут автобусының хәрәкәт схемасы үзгәрә

18нче февральдән Казанда IKEA кибетеннән Иске Победилово торак массивына кадәр килүче 31нче номерлы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәге янында җир өсте парковкасы территориясендә төзелеш эшләре үткәрелү белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Эшләр тәмамланганчы автобус сәүдә үзәгеннән туры юнәлештә түбәндәге хәрәкәт схемасы буенча йөриячәк: җирле юл – А.Камалиев проспекты – Академик Сахаров урамы, алга таба маршрут буенча. Хәрәкәт схемасыннан Җиңү проспекты буенча «А.Камалеев проспекты» тукталыш пункты төшеп кала, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының транспорт комитеты.


Фикер өстәү