РСФСРның халык артисты Андрей Мягков 82 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Үлемнең сәбәбе, аны җирләү көне һәм урыны әлегә билгесез.
Андрей Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. 1960 елларда МХАТ мәктәбен тәмамлап, «Современник» театрында эшли башлый. Тамашачылары аны «Ирония судьбы, или С легким паром!» һәм «Служебный роман» фильмнары аша яхшы белә. Шулай ук «Гараж», «Жестокий романс», «Дни Турбиных», «На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон-Бич опять идут дожди», «Послесловие», «Надежда», «Серебряные трубы» фильмнарында төшкән.