Махсус хәрби операциядә катнашучыларга торак мәсьәләсе буенча яңалык көтелә

Россия Оборона министрлыгы законга “служебный” торакка хокукны киңәйтердәй төзәтмәләр әзерләгән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Төзәтмәләрне “Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында” федераль законга кертергә ниятлиләр. Документ нигезендә, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә, хезмәт итү урыны үзгәрсә дә, “служебный” торакта яки аренда торагында яшәү мөмкинлеге биреләчәк.
Бу хокук эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен дә күздә тотылачак. Моның өчен “Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр турында” законның 8 статьясына төзәтмәләр кертелә.

Шулай итеп, Россия Оборона министрлыгы түбәндәге хокукларны тәкъдим итә:

• махсус торакка мохтаҗлар исемлегендә калу хокукын;
• элекке эш урыны буенча “служебный” торакка, тулай торакка хокукны саклау;
• торакны арендалауга (хәрби хезмәткәрләргә “служебный” торак бирү мөмкинлеге булмаганда бирелә) акчалата компенсацияне саклау хокукы.
РБК язганча, закон проектын оборона министры Сергей Шойгу 6 мартта Хөкүмәтнең закон проектлары буенча эшчәнлек комиссиясе утырышында керткән. Документның инде хуплануы турында хәбәр ителә.


Фикер өстәү