Табиб коронавирусның кан төркеменә бәйлелеген аңлатты

Галимнәр кешенең кан төркемнә бәлй рәвештә коронавирусны ничек кичерүен ачыклауны дәвам итә.  Бу хакта Европа медицина үзәгенең гомуми практика табибы Анна Кулинковичка сылтама белән «Прайм» яза.

Аның сүзләренә караганда, галимнәр үткәргән тикшеренүләрнең мәгълүматлары әлегә бертөрле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирми. Әмма тәҗрибәләр билгеле бер тенденцияләр булуын күрсәтә.

— Авыручылар арасында иң азы —  I нче кан төркеменә керүче кешеләр. Ә менә канның II һәм IV төркемендәге кешеләр башкаларныкыннан ешрак һәм авыррак чирли, – дип шәрехләде медик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен.

Кытайда үткәрелгән тикшеренү үлгән пациентлар арасында иң күбе II нче кан төркеме ияләре булуын күрсәткән.


Фикер өстәү