Ел башыннан Татарстанлылар дәүләт программалары буенча 900 дән артык ипотека алган

Татарстанда ташламалы ипотека кредиты программасы белән кызыксыну арта. 2021 ел башыннан Росреестр тарафыннан 746 ташламалы ипотека теркәлгән. Программа барышында (2020 елның апреленнән) 7 444 ташламалы ипотека теркәлгән.

Аларның саны буенча Казан (5342) һәм Яр Чаллы (1376) лидерлар рәтендә. Алга таба Яшел Үзән(209), Әлмәт (202) һәм Лаеш (95) районнары бара. Исегезгә төшерәбез, еллык 6,5% белән ташламалы ипотека 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итә.

Шулай ук авыл ипотекасына да ихтыяҗ саклана. Ел башында республикада 162 шундый ипотека теркәлгән, аның гамәлдә булган чорында – 1370. Татарстанлылар ешрак әзер торак сатып ала һәм беренчел торакны күпкә сирәгрәк ала икән.


Фикер өстәү