Татарстанда тәүлек эчендә 4 меңгә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда узган тәүлектә 3 916 кеше коронавирустан прививка ясаткан. 19 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 65 024 кеше вакцина кадаткан. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Вакцинаның икенче дозасын 13 мең 459 кеше алган.
Кичә коронавирустан онкология белән авыручы Чаллы кешесенең прививка ясатуы билгеле булды. КАМАЗның элеккеге әйдәп баручы инженеры 63 яшьлек Хәфис Бәдердинов дәвалаучы табиб консультациясеннән соң вакциналаштырырга карар кыла. Табиб аңа яңалык барлыкка килгән очракта инфекцияне эләктерү куркынычы югарырак дип аңлаткан. Моннан тыш, пациент Мәскәүгә барырга планлаштыра. Эпидемиологик хәл шартларында иминләштерергә булдым.

 


Фикер өстәү