Янгында 23 яшьлек ир белән бер баланың гомере өзелгән

25 февральдә 1.15 сәгатьтә (җирле вакыт белән) Димитровградның Тухачевский урамындагы шәхси йортта фаҗига була. Билгесез сәбәпләр аркасында йортта янгын чыга. Янгыннан дүрт кеше ярдәм килгәнче үк чыгып өлгерә.

Ут белән көрәшкәндә, өемнәрне сүткәндә, 23 яшьлек ир-атның һәм бер яшьлек баланың гәүдәләрен тапканнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү