Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районына сәфәр кылды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Лениногорскида булды. Анда ул район Советының узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнашты, капиталь төзекләндерүдән соң балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук орлык чистарту заводында булды.

Парламент башлыгы узган ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында Лениногорск районының, 9 баскычка түбән төшеп, 21нче урында урнашуын искә төшерде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, район җитәкчлегенә булган мөмкинлекләрне кулланырга, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк дип саный. Моның өчен районда барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән үсеш алган инфраструктуралы 6 сәнәгать мәйданчыгы бар. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетның төзелеш, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур резервлары бар, алар киләсе 2021 елга ышаныч белән карарга һәм үз үсешендә яңа ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Узган елга нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рәгат Хөсәенов республика һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, үзләрендәге сәнәгать предприятиеләрен саклап калуны сорады.
Район сессиясе башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты. Биредә җиһазларны ремонтлау һәм сатып алуга 47 миллион сумнан артык акча тотылган. Парламент җитәкчесе күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводы эшчәнлеге белән дә танышты. Завод республиканың көньяк-көнчыгыш фермерларына орлыкларны чистарту буенча хезмәт күрсәтә. 4 ай эчендә, ягъни җитештерү сафка басканнан бирле бирле, 500 тоннадан артык орлык эшкәртелгән.


Фикер өстәү