Суык… Укырга барыргамы?

Урамда суык, мәктәпкә бармасаң да буламы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава торышында дәресләр туктатылуы ихтималын искәртә.

Авылда температура (-23 С) булганда башлангыч сыйныф укучыларының дөресләре кичектерелергә мөмкин. Шәһәрдә әлеге сыйныф укучылары өчен бу – (-25). Ә 5-9 сыйныф укучылары авылда (-25), шәһәрдә (-27), 10-11 сыйныф укучылары авылда (-30), шәһәрдә бу күрсәткеч (-32) булганда өйләрендә кала ала. Температура -25 һәм аннан да түбәнрәк булганда, балаларны укырга мәктәп автобусларында йөртүне туктатырга, район чикләреннән чыкмаска тәкъдим итә.


Фикер өстәү