Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

«Ата – улны, ана кызны белми». Әлеге гыйбарәне бүгенге заманга бәя биргәндә кулланырга яратабыз. Туган туганын белми яшәү дә гадәти күренешкә әйләнеп бара хәзер. Өч көнлек дөньяда туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч? Лениногорск мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Раупов белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

– Булат хәзрәт, гаиләдә берүзе үскән кеше, гадәттә: «Их, иптәшкә бер туганым булсачы!» – дип көрсенә. Ишле, күпбалалы гаиләдә үсеп тә якыннары белән аралашмыйча, юк-барга үпкәләп яшәүчеләр шактый. Нәрсә галәмәте икән бу?

– Ислам динендә туганлык иң мөһим урынга куела. Туганлык җепләре дигән сүз гарәп телендә Аллаһы Тәгалә исеме белән тамырдаш «Әр-рахман» дигән исеменнән чыга. Чынлап та, арабызда ишле гаиләлеләргә кызыгып, көнләшеп, яшәүче ялгызлар бар. Ишле яшәүчеләр арасында исә туганнары күп булуның кадерен белмәүчеләр дә очрый. Андыйлар элек тә булган, хәзер бигрәк тә күп. Динебез әрләшүнең төп сәбәбен ике арага шайтан керүдә күрә. Ул кешеләрне бутый, көнләштерә, әрләштерә. Иманы нык булмаган, гыйлеме төпсез, Аллаһка ышануы көчсез булган кеше шайтан коткысына җиңел бирелә. Шайтанның  иң яраткан эше – ир белән хатынны аеру, туган белән туганны әрләштерү. Хәзерге заманда туганнарның әрләшеп яшәүләре, нигездә, байлыкка кайтып кала. Алар йә байлык бүлә, йә берсе хәлле, икенчесе ярлы булса, бер-берсеннән көнләшә. Шушы байлык аркасында кешеләр динен дә, әти-әнисен дә, туганын да сатарга риза. Бай, дәүләтле булу – наркотик кебек. Кешенең иманы зәгыйфь, белеме юк икән, ул шушы «наркотик»ка бик җиңел бирелә.

– Дини яктан караганда, туганлык җепләре өзелү нәрсәсе белән куркыныч?

– Аллаһы Тәгалә: «Туганлык җепләрен мин үземнең исемемә тамырдаш исем белән атадым. Кем аларны ныгыта – мин аның белән элемтәне ныгытам. Кем туганлык җепләрен өзә – аның белән мөнәсәбәтне өзәм», – дигән. Динебез күзлегеннән караганда, туганлык җепләрен өзү, иң беренче чиратта, әнә шуның белән куркыныч. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам: «Аллаһы Тәгалә гөнаһлар өчен җәзаны шундук бирми. Тәүбә кылырга, акылга килергә бераз вакыт, гафу үтенергә мөмкинлек бирә. Ләкин туганлык җепләрен өзгән өчен Аллаһы Тәгалә җәзасын шунда ук бирә», – ди. Ике мөселман әрләшеп, өч көннән артык сөйләшмәсә, өченче көнне икесенең дә намазы кабул булмый. Сүз туганнар турында ук барса, бу мәсьәлә бигрәк тә әһәмиятле. Беренче булып сәлам биреп, гафу үтенгәне Аллаһы Тәгалә каршында иң хәерлесе, дәрәҗәлесе санала.

– Мөселманга фәлән буынга кадәр туганын белү, аралашып яшәү фарыз дигән таләп бармы?

– Дини чыганакларда андый катгый таләп юк. Әмма бер хәдистә Пәйгамбәребез: «Кешеләр туганлык җепләрен өйрәнсә, тормышта килеп чыккан күп кенә мәшәкать-кыенлыкларны шушы туганлык җепләрен белеп тору аркылы чишәргә булыр иде», – ди.

– Туганлык җепләрен саклау, узара дус-тату яшәүнең сере нидә?

Моның иң беренче сере – Аллаһы Тәгаләдән: «Раббым, туганнарым белән бердәм булырга насыйп итче», – дип сораудан гыйбарәт. Туганнарыбызны никадәр ныграк барласак, дәрәҗәбез, тормышыбыз, байлыгыбыз һәм сәламәтлегебез дә шулкадәр арта торган булачак. Бүген хәтта диннән ерак булган философ, психолог галимнәр дә: «Туганнары белән ешрак аралашып яшәгән кешеләрнең тормышлары яхшырак бара, мәшәкатьләре җиңелрәк чишелә», – ди. Һәрберебезнең бу дөньядан китәсе барын истә тотып, туганнар белән ешрак очрашып, шалтыратып, смс-хәбәр юллап хәлләрен белешергә кирәк. Бер-береңә кечкенә генә бүләкләр бирешү дә туганлык җепләрен ныгыта. Бүген, әйткәнемчә, туганлыкка каршы килә торган бер зур сәбәп бар. Ул да булса – байлык һәм көнләшү. Шуңа күрә туганлык җепләрен саклау ысулы дип байлыкка кызыкмау һәм бай туганның фәкыйрьрәгенә ярдәм итүне атар идем. Туганнарны никадәр күбрәк шатландырсак, Аллаһы Тәгалә безнең тормышны да шулкадәр шатландыра, мәшәкатьләребезне җиңеләйтә.

Хәдисләрдә – хаклык

* Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәламнән: «Йә расүл Аллаһ, минем бар туганнарым, кемнәргә мин яхшылык эшлим – алар начарлык белән кайтара. Мин аралашырга телим – алар ераклаша. Мин аларга сабырлык күрсәтәм, ләкин алар миңа карата битараф, күрәселәре дә килми. Ни эшләргә?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Үзеңнең изгелегеңне дәвам ит, гөнаһлары үзләренә язылыр», – дип җавап биргән.

* Тагын бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә әниләрегезгә карата мәрхәмәтле булырга, әтиләрегезне хөрмәт итәргә, туганнарыгызны якын күрергә һәм ерак туганнарыгыз белән аралашып яшәргә әмер кыладыр», – диелә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү