Почта тартмасына ялган счет-фактура салып йөриләр

Казанлыларны почта тартмаларына ялга счет-фактура кәгазе салып йөрүче мошенниклар барлыкка килүе хакында кисәттеләр.

Казан мэриясе сайтында чыккан хәбәрдән күренгәнчә, ялган квитанцияләрдә шәхси счет номеры, ай, фатирның мәйданы, анда яшәүче кешеләр, исәпләү приборлары турында мәгълүматлар дөрес түгел.

QR-кодны сканерлаганда «Медицина гуманитар оешмасына иганә ярдәме» дигән язу күренә, ә счет-фактураны сканерлаганда исәп-хисап үзәге кассасында башка фатирның квитанциясе ачыла.

Әлеге факт буенча Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе Казанның Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә һәм полиция бүлегенә гариза юллаган.

Казанлыларны уяу булырга һәм түләр алдыннан квитанциядә күрсәтелгән мәгълүматларны җентекләп өйрәнергә чакыралар.


Фикер өстәү