Татарстанда бер ир үлгән әнисе исеменә банктан бурычка акча алып туздырып бетергән

Түбән Кама полициясенә финанс оешмасы куркынычсызлыгы хезмәте вәкиле банкка озак вакытлар займ килешүе буенча түләүләр килми дип хәбәр иткән. Банк клиентының вафат булуы ачыклана, әмма килешүнең  «заемчы» үлгәннән соң ук рәсмиләштерелгәнлеге ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре «заемчы»ның 31 яшьлек улын тоткарлый. Ул әнисенең онлайн-кабинетыннан 110 мең сумлык заем рәсмиләштергән. Кулга алынганда акчаны тотып бетергән булган.

 


Фикер өстәү