Татарстанда кар явачак һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә

Шимбә көнне Татарстанда бераз кар явар һәм бозлавык хасил булыр дип көтелә.

«Аязучан-болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар явачак», — диелә республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил көтелә.

Төнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә -9.. -14 градуска кадәр булачак, урыны белән 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез термометр баганалары минус билгесе белән 5-10 градуска кадәр күтәрелә.

6 мартта республика юлларында бозлавык булуы ихтимал.


Фикер өстәү