Фермер Роза Нуруллина: «Атлар үрчетү балачак хыялым иде» 

«Мин яшьлек хыялымны чынга ашыруым белән бәхетле». Әлки районының Ташбилге авылында яшәүче эшмәкәр ханым Роза Нуруллина сүзләре бу. Үҗәт, тырыш, тәвәккәл һәм максатчан. Авылда үз эшен башлап, бүген уңышлы хезмәт итүче ханым киләчәккә зур планнар корып яши.

– Мин – гаиләдә төпчек кыз, – ди ул. – Шуңа күрә шәһәргә киткәндә үк укуны бетергәч, авылга кире әйләнеп кайтасым билгеле иде. Безнең гаилә өчен атлар – бик кадерле җан иясе. Бабайлар, әтиләр гомер-гомергә ат тоттылар. Мин дә кечкенәдән үк алар янында үстем, ат өстендә йөрдем. Шуңа күрә эшемә дә зур ышаныч белән тотындым. Эшләп үскән бала булгач, миңа һәр нәрсә якын һәм аңлаешлы иде. Кечкенәдән атлар үрчетергә теләгәч, эшемне бик яратып башкарам. Ат – бик акыллы хайван. Алар белән күпкә җиңелрәк. Аеруча үзем атланып йөри торганнарын яратам.

Кичә генә студент партасы артыннан чыккан яшь кызның иң беренче ярдәмчеләре әтисе белән әнисе була. Ике елдан соң Роза «Башлангыч фермер» конкурсында катнашып, 1,5 млн сумлык грант ота һәм әлеге акчага техника сатып ала. Терлекчелек бизнесын 7 баш аттан башлаган булса, соңрак аларның санын арттырып, бүгенгә 60 башка җиткерә.

Сыерлар һәм үгезләр дә асрыйлар Нуруллиннар.

– Ел саен бияләрне калдырабыз, ә яшь малларны үстереп, иткә сатабыз, ыслыйбыз, колбаса, казылык ясыйбыз. Ярминкәләрдә бик актив без. Ел саен бер генә көн дә көзге һәм язгы ярминкәләрдән калганыбыз юк. Башка вакытта да үгез һәм ат продукциясен район кибетләрендә һәм Казан базарларында сатабыз, – ди тырыш фермер.

Роза авыл хуҗалыгына үзе артыннан ул чагында очрашып йөргән егетен дә иярткән. Бүген алар гаилә корып, уртак бизнесларын үстерү өстендә эшли.

– Булачак ирем белән техникумда укыган чакта ук танышкан идек. Ул – шәһәр егете. Бер-беребезне студент елларыннан ук белгәнгә күрә, минем авыл белән бәйле уй-ниятләремнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә үзе дә күченеп кайтып, биредә йорт салырга риза булды. Авылга кайтуына ул да үкенмидер дип уйлыйм. Аның да авыл белән бәйле бизнес-идеяләре бик зурдан, – дип елмая яңа танышыбыз.

Гаиләнең киләчәктә маллар санын арттырып, тагын да зуррак фермалар салу уе бар.

– Авыл хуҗалыгы – минем өчен яшьлек хыялы гына түгел, туган авылымда калу мөмкинлеге дә. Туган авылыма, районыма файда китерә алуым белән дә бәхетле мин. Һәм, әлбәттә, яраткан эшем акча да китерә. Анысы да күңелле. Югары рентабельле бизнес булмаса да, авылда яшәгән кешегә кереме җитәрлек. Авылда калыргамы, шәһәргә китәргәме, дип икеләнеп торган яшьләргә дә киңәшем шул: теләге һәм тырышлыгы булганнарга авылда перспективалар бар. Эш башларга куркырга кирәкми. Соңгы 8–10 елда фермерларга ярдәм аеруча артты. Анысы да бик мөһим. Минем җаным-тәнем белән авылны яшәтәсем килә, – дип фикерләре белән уртаклаша Роза Нуруллина.

Фермер фикеренчә, хәзер авыл хуҗалыгында мөмкинлекләр күп. Еллар узган саен, авыр эшләрне дә җиңеләйтү җаен табарга мөмкин.

– Хәзер фермер дигәч, көне-төне сарайда, маллар арасында сәнәк-көрәк тотып йөри торган кешене генә күзалламыйбыз. Акыллы яшьләр моны үзләре дә аңлый. Бүгенге заман фермеры – эшне оештыручы да, эш бирүче дә. Үзем дә документ тәртипләрен белгәч, икеләнеп тормадым. Барысын да оештырырга, эшчеләр алырга мөмкин. Әти-әнием дә – зур булышчылар, – ди ул.

Роза Нуруллина әйтүенчә, аңа туган ягы табигате, хайваннар рухи көч, энергия һәм ышаныч бирә. Ә язны алар аеруча да бер күңел җилкенүе, өмет белән көтеп ала икән:

– Яз килүне авылда яшәгән һәр кеше аерым бер дулкынлану белән көтә. Бездә табигать үзгәрә башлады инде. Көннәр йомшарды, һавада яз исе сизелә. Гөрләвекләр тавышы, яңа тишелеп чыккан чирәм, үзгә бер һава белән яңа тормыш башланган кебек. Хәзер кыр эшләренә тотыначакбыз Аллаһы боерса. Ирем белән әтием чәчүгә чыгачак. Исән-сау булып, рәхәт итеп, эшеңнән тәм һәм ямь табып яшәүдән дә кадерлерәк тагын ни бар икән дөньяда?!

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү