“Без – кырык беренче ел балалары” фильмын төшерә башлыйлар

12 мартта Арча районы Гөберчәк авылында Татарстанның яңа – “Без – кырык беренче ел балалары” фильмын төшерә башлаячаклар. Кино Габдулла Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевның шул ук исемдәге автобиографик повесте буенча эшләнелә. Фильмның нәкъ менә язучының туып үскән авылында төшерелүе игътибарга лаек.

“Бала һәм үсмер чакларыбыз үтә кырыс Бөек Ватан сугышы елларына туры килде… шуңа Ватаныбыз язмышы турында кайгырту хисе безнең йөрәкләрдә бик иртә яралды”, – дип язган “Без – кырык беренче ел балалары” повестенә аннотациясендә Мөхәммәт Мәһдиев. Повестьта авыр сугыш елларында педагогия училищесында белем алучы үсмерләрнең тормышы сурәтләнгән. Илдә төшкән авырлыкларга карамастан, балалар тырышып, белемнәренең тормышта кирәк буласын аңлап укый.
Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров. Сценарий авторы – Әлфирә Мәһдиева. Автор Мөхәммәт Мәһдиев ролен Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин уйнаячак. Әркәшә Пермяков роленә Рәис Әхмәтзакиров, Нурулла Гыйззәтуллин роленә – Илсаф Нәҗипов расланган. Башка рольләрне театр училищесы студентлары Айзат Хәйруллин, Әдилә Хәсәнова, Илзирә Омарбәкова һәм Сиринә Насыйбуллина уйнаячак. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов – училище директоры ролендә.


“Без – кырык беренче ел балалары” фильмын төшерә башлыйлар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү