Путинның Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясау көне күчерелгән

Владимир Путинның Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясау көне күчерелгән, әлегә кайчан булачагы төгәл билгеле түгел.

Бу турыда Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

— Әлегә якынча көн турында да әйтә алмыйм, — дигән Кремль вәкиле бер журналистның соравына.

Песков 23 февральдә Путинның парламентка юллама белән чыгыш ясавы турындагы мәгълүматны кире каккан иде. Юллама әзерләгәндә каршылык акцияләре һәм быел узачак сайлаулар да исәпкә алыначак.


Фикер өстәү