Казанда юл һәлакәтенә очраган пассажирга пистолеттан атканнар

Кичә кич белән Казанда юл-транспорт һәлакәте аркасында килеп чыккан низаг атышу белән тәмамланган. Бер кеше хастаханәгә озатылган, икенчесе кулга алынган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

«10 мартта 19: 42 сәгатьтә Короленко урамы 21 йорт янында Hyundai һәм KIA автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакате катнашучылары арасында конфликт килеп чыккан. Нәтиҗәдә, Hyundai машинасы шоферының танышы газ пистолетыннан KIA автомобилендәге пассажирга аткан. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Атучы тоткарланган», — диелә ведомство хәбәрендә.

 


Фикер өстәү