Бер хатынның алты елда 11 ире үлгән

Краснодар краенда яшәүче хатынның алты ел эчендә 11 ире үлгән. Бу хакта «Риа Новости» хәбәр итә.

53 яшьлек хатын ике кызы белән ирләргә ау оештырган булган.

Хатын бик тиз арада гына олы яшьтәге ир-атларның ышанычын яулап, кияүгә чыккан һәм милекләрен үзләштергән. Мирасны үзенә яздырганда аңа ике кызы һәм 57 яшьлек таныш риелторы ярдәм иткән.

Милекне үзләштергәннән соң ир-атлар сәер генә үлеп кикәннәр. Шул рәвешле хатын 21,7 миллионлык байлыкка ия булган. Хәзер хатынга 10 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү