«Сан бик зур кебек тоелса да, шул ук вакытта 4 октябрьгә без агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау буенча 410 миллион доллар күрсәткеченә ирештек. 2025 ел белән чагыштырганда үсеш 34 процент тәшкил итә», – дип сөйләде ул.
Гайнуллов билгеләп үткәнчә, логистик чикләүләргә, башка проблемаларга да карамастан, Татарстан кыенлыкларны җиңеп чыга алды һәм актив рәвештә үсеш кичерә.
«537 мең тонна чимал һәм чимал булмаган авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка җибәрдек, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 41 процентка артык», – дип өстәде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, экспорт структурасында 65 процент (бу 266 миллион доллар дигән сүз), май продукциясенә туры килә. «Бөртеклеләр экспорты якынча 25 миллион долларга җитте. Сөт продукциясе буенча да үсеш күзәтелә», – дип белдерде ул.
Гайнуллов билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен 49 илгә җибәргән, әмма быел, логистик кыенлыкларны һәм чикләүләрне исәпкә алып, экспорт географиясе 42 дәүләткә кадәр кимегән.
«Экспорт структурасында төп импортер – Иран базары, аңа 133 миллион доллар туры килә. Икенче урында – Һиндстан», – дип сүзен төгәлләде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез