Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе газүткәргеч төзелеше белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында аңлатуларынча, 19-25 октябрьдә Щапов урамындагы 47/7нче бина тирәсендә Толстой һәм Щапов урамнары чаты ябык булачак.
Ә 19 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр 17/28нче бина янында – Толстой урамы, Толстой урамындагы 6к1 бинасы тирәсендә Щапов урамы ябылачак.
21-27 октябрьдә шулай ук 8нче бина янында Толстой урамы ябыла. Соңрак, 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр, шул ук урам Карл Маркс урамындагы 68нче бина янында ябык булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез