Шәмсия Җиһангирова: «Машина йөртү таныклыгымны 60та алдым»

Йөгәнең булмаса, ат алма. Халык әйткән әйтүен, тик хәзер «ат»сыз кешеләр бик аз калды шул инде. Шул «тимер ат»ларны тоту күпмегә төшә соң? Үз аякларыңда гына йөрү кулайрак түгелме бүгенге көндә? Бу юлы «Ни хәл?» сәхифәсе кунагы Шәмсия Җиһангирова белән әнә шул турыда сөйләштек.

«Шигырьләрем дә рульдә туа…»
Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә:
– Машина йөртү таныклыгымны 60та алдым. Тукта әле, башканы булдырганны, моны да булдыра аламдыр инде мин, дидем дә, укыдым. Имтиханнарны да үзем тапшырдым. Узган ел таныклыгымны алыштырырга да өлгердем. Үз машинаңа караганда, таксида йөрүнең уңай яклары күп, диләр. Шулайдыр, бәхәсләшмим. Тик, беренчедән, мин – җир кешесе. Үз машинам булгач, кайчан телим һәм кайда телим – утырам да чыгып китәм. Таксида барып җитә алмаслык урыннар да бар бит ул. Аннан соң, шагыйрә булгач, үз уйларым белән ялгыз калып, ерак юлга чыгу да файдалы. Шигырьләр дә шунда туа кайчак. Шуннан да рәхәтрәк нәрсә бар микән? Сүз дә юк, кыйммәткә төшә, тик аларын бик исәпләп тормыйм. Үзем бай кеше түгел мин, ләкин, һәр нәрсәне чутлап, кайсы кулай, шунсың гына сайлап яшәр идең дә, башта аннан тыш та уйлар күп. Ипинең дә, ярманың да бәясе арта. Ит тә кыйммәт. Аны ашамыйча, бакчаңдагы әйберләр белән генә туклансаң, гел бушка булыр иде ул. Әни безгә: «Бәрәкәте булса, әз дә җитә, бәрәкәтсез булса, күп тә бетә», – ди иде. Үзем эшләп тапкан акчаны барына да җиткерә алам икән, шуннан артыгы кирәкми – нәфсем зур түгел. Ирнең иркәсе булмагач, әйберләргә карата саклыгым да бар.


Шәмсия Җиһангирова: «Машина йөртү таныклыгымны 60та алдым»” язмасына фикерләр

  1. «Ирнең иркәсе булмагач» То есть, ире булса да иркәләнеп кенә ятмый дип аңларга кирәк инде. Шәмсия кияүгә чыкты, дип укыган идем.

Фикер өстәү