Әфганстан хакимияте паспортта милләтне «татар» дип язарга рөхсәт итте

Әфган татарларын милләт буларак электрон паспортка керттеләр. Хәзер Әфганстанда яшәүче татарлар электрон паспортка үзләрен «татар» дип яза ала. Бу хакта Әфганстан татарлары лидеры, Парламент депутаты Мәхдум Абдулла Мөхәммәдигә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Моңарчы Әфганстан татарлары бала туганнан соң, туу турындагы таныклыкка аның милләтен татар дип яза алмый иде. Чөнки алар милләт буларак Конституциягә кертелмәгән.

Әлеге мәсьәләне хәл итүне сорап, Әфганстандагы татар депутатлары Парламентка мөрәҗәгать иткән. Андагы депутатлар имза җыеп, Ислам республикасы Президентына хат язган. Шулай итеп мәсьәләнең беренче мөһим этабы хәл ителде.

Әфганстан татарлары лидеры, Парламент депутаты Мәхдум Абдулла Мөхәммәди сүзләренчә, хәзер татарларны милләт буларак Конституциягә кертү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр бара.

Әфганстан татарлары Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга тели. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алар белән берничә тапкыр телекүпер аша очрашты. Анда Ислам республикасының төрле провинцияләрендә яшәүче татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, депутатлар, яшьләр катнашты.

Очрашу вакытында, татарлар милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбыз, мәдәниятебезне, татар телен өйрәнергә теләвен әйттеләр. Әфганстан балаларына Татарстанга килеп белем алу мөмкинлеге булмасмы дигән үтенечләрен дә җиткерделәр.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итәчәк дип белдерде. Киләсе атнадан әфган татарлары өчен онлайн-курслар да башланачак, диелә бу хәбәрдә.


Фикер өстәү