Рөстәм Миңнеханов Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры

Ф.Р. Бикчәнтәевкә

Хөрмәтле Фәрит Рәфкать улы!

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанованың вафат булу хәбәре авыр кайгы алып килде. Танылган артистның иҗатын сөюче күпсанлы ватандашларыбызга кушылып, мин Нәҗибә ханымның якыннарының, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам.

Нәҗибә ханым тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Ул заман сулышын, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын сизгер тоеп, һәр ролен йөрәге аша уздырып уйнады. Бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп шатлыкларны да, борчуларны да бергә күтәргән кеше ул.

Нәҗибә Гыймаевна искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керкән шәхес буларак күңелләребездә мәңге сакланыр.

Татарстан Республикасы

Президенты

 

Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү