Монда да өмет күренә: Казанда “Милли мультfest” фестиваленең ярымфиналы узды

Яшь буын кинемотография белән кызыксынамы? Алар татар кино сәнгатенә үз өлешләрен кертә алырмы? Мультипликация белән шөгыльләнергә теләүчеләр киләчәктә дә пластилин һәм кәгазь белән генә чикләнмәсме? Бу сорауларга җавапны тәүге тапкыр оештырылучыМилли мультfest” балалар кинофестивале бирде.

Әлеге фестиваль турында берничә тапкыр язган идек инде. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары Зәй, Актаныш һәм Буада узган зона турларын әйләнеп кайтты да, ярымфиналистларны Казанга, “Мир” кинотеатрына җыйды. Фестивальгә барлыгы 1500дән артык катнашучы 300ләп эш җибәргән булган. Ярымфиналга шуларның 105е чыккан.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты гамәлгә куйган фестивальнең максаты бер – яшь буынның татар теле, милләте белән кызыксынуын арттыру. Яшь булсалар да, катнашучылар үзләре дә бик яхшы аңлый моны. Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан килгән Илмир Сабирҗанов иптәшләрен татар теле һәм халык әкиятләре белән кызыксындыру өчен махсус уен ясаган:

– Үзем 8 сыйныфта укыйм. Әлеге бәйгегә татар әкиятләренә багышланган паззл уенын тәкъдим иттем. Башта махсус программалар белән таныштым, аннан әкиятләргә иллюстрацияләр ясадым. Ясавы да, аннан шул паззлны җыюы бик кызык булды үземә. Энем дә, сеңлем дә ярата, – дип сөйләде ул безгә.

Фестивальдә гаиләләре белән катнашучылар да бар. Мәсәлән, Балтач районыннан килгән Мөхәммәтгалиевлар, җыелышып, кыска метражлы фильм төшергән.

– Татар телебезне өебездә яшереп сакламыйк! Кыска гына фильм аша шул фикерне җиткерәсебез килә. Кыенлыклар булса да, бер атна эчендә төшердек без аны. Мондый фестивальләр Татарстанда яшәүче халыкның татар теленә карата фикерен үзгәртә, алар шуның белән әһәмиятле. Киләчәктә дә булып торсыннар, – дип сөйләде алар.

Киләчәктә районыгызда кинемотография, мультипликация мәктәпләре, остаханәләре булса, балаларыгыз йөрер идеме, дим аларга. Әни кеше фикеренчә, яшь буын өчен бу – бик кызыклы өлкә. Хәер, “Мир” кинотеатрына җыелган катнашучылар да раслый моны: бик кечкенәләр дә килеп утырган, барысының да финалга чыгасы килә. “Милли мультfest” киләчәктә гади бер бәйге булып кына калмыйча, балаларга иҗат итү өчен мөмкинлекләрен дә тудырыр микән? Бу сорауга кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова җавап бирде:

– Чыннан да, бу өлкә белән кызыксынучылар бар һәм алар күп икән. Мөмкинлекләр булачак. Беренче адым инде ясалды: Әлмәттә “СоюзМультфильм”ның бүлекчәсе эшли. Киләчәктә башка районнарда да мондый студияләр эшли башлыячак, дип уйлыйбыз. Апрельдә узачак йомгаклау этабына без “СоюзМультфильм” киностудиясенең җитәкчесе Борис Машковцевны чакырдык. Ул әле безнең жюри әгъзасы да, – диде ул.

Финал исә 23 апрельдә, Филармониядә узачак. Ә аңа кадәр катнашучыларны “Байтик” лагерендә өч көнлек уку-укыту программасы көтә. Җиңүчеләргә әзерләнгән бүләкләр дә саллы: I урынга – 100 мең, II урынга – 70 мең, III урынга – 50 мең сумлык премия биреләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү