Рөстәм Миңнеханов православие динендәге кешеләрне Олы көн уразасы башлану уңаеннан котлады

Татарстан Президенты социаль челтәрләрдә бу җәһәттән җылы котлау сүзләре урнаштырган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләр аша православие динендәге кешеләрне Олы көн уразасы башлану уңаеннан котлаган.
Дин тотучылар, Президент котлавына җавап итеп, “Аллаһы Тәгалә Сезне ярдәменнән ташламасын”, “Рәхмәт”, Сәламәтлек һәм тынычлык булсын” дигәнрәк теләкләрен язып калдырган.
Олы көн уразасы быел 15 марттан 1 майга кадәр дәвам итә. Олы көн соң – 2 майда гына билгеләнеп үтәчәк. Шулай итеп, православие динендәгеләргә җиде атна дәвамында, рухи сафлыкка омтылып, күңел ачулардан һәм итле, майлы ризыклар, йомырка ашаудан тыелып торырга туры киләчәк.


Фикер өстәү