Винера Ганиева видеомөрәҗәгать белән чыкты: «Мин ничек яшәргә тиеш?»

Татарстаннның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева тамашачыларына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул аны кайбер урынсыз гаепләүләргә җавап буларак яздырып, инстаграмга куйган.

– Дуслар, миңа тозсыз, килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә тиеш, мин ничек яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым. Безнең мәхәббәтебезгә тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр язмагыз, — дигән ул.


2 фикер

  1. Исэнмесез. Кемнен ни эше бар, мин анламыйм кеше улде диеп яшэудэн туктарга тиеш мени. Минем ирем вафат диеп , Венера да уз узенэ биклэнеп яшэргэ тиеш тугел, ул жырчы халык очен хезмэт итэ, ул шунын белэн яши. Кеше арасында йореп ул эзрэк юана, эзрэк кайгысы да онытылып тора. Мин Венера Ганиевага унышлар телим сэлэмэт булып жырлап кына тарсын. Мин анын жырлавын бик яратып тынлыйм

Фикер өстәү