«Француз чегәне» салаты ясау ЫСУЛЫ

Гөлназ Хаиева рецепты

Кирәк булыр: сыр, ысланган тавык ите, консервланган ананас, төшсез виноград, сарымсак, майонез.

Барлык ингредиентларны да чама белән аласы.
Виноградны юып, урталай бүлеп чыгабыз. Ананас, тавык итен шакмаклап турыйбыз, сырны эре, сарымсакны вак угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, майонез белән болгатабыз.


Фикер өстәү