Татарстанда эшләп чыгарылган сөт ризыкларын сатып алу куркынычсызрак булуы ачыкланган

Республикада эшләп чыгарылган сөт ризыкларын сатып алу хәерлерәк. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Илмир Шәфыйгуллин шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, бигрәк тә Ульяновск, Самара, Мәскәү өлкәләреннән китерелә торган продукция еш кына сыйфатсыз булып чыга. Татарстан җитештерүчеләре товарларының төп өстенлеге – кибеткә тиз «килеп җитү». Шуңа күрә аларга ниндидер консервантлар өстәүнең кирәге юк. Моннан тыш республикада җитештерүчеләргә күзәтчелек органнары ягыннан да контрольлек зур.

Сүз уңаеннан, инспекция узган елда 735 атамадагы товарны тикшергән. Шуның 128ендә нормадан тайпылышлар ачыкланган. Бигрәк тә атланмай җитештерүчеләр сынаткан: 128 тайпылышның 93е шуларга туры килә.


Фикер өстәү