Путин түрәләрдән урланган акчаларны Россиягә кире кайтаруны таләп иткән

Президент Владимир Путин Генераль прокуратура коллегиясендә ясаган чыгышында түрәләрдән урланган байлыкны һәм акчаларны Россиягә кире кайтаруны таләп иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт хезмәткәрләре чыгымнарының керемнәренә туры килүен ачыкларга кирәк”, – дип билгеләп үткән Путин.

Ул шулай ук җинаятьчел юл белән табылган акчаны чит илләрдән кире кайтару алымнарын камилләштерү зарурилыгына да күрсәткән. Президент әйтүенчә, моның өчен Генераль прокуратура карамагындагы ведомствоара эш төркеме мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга кирәк.

Моннан тыш күзәтчелек ведомствосы дәүләт заказлары, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт милкеннән файдалану кебек өлкәләрдә коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә тиеш, дигән Президент.


Фикер өстәү