Чит ил студентлары өчен тарихи мәктәп эшли башлады

Алабугада чит ил студентлары өчен халыкара тарихи мәктәп ачылды. Ул 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда 30 чит илдән 100 студент катнашырга теләк белдергән. Онлайн проектка барлыгы 3,5 мең студент кушылачак. “Россия һәм тынычлык” дигән темага багышланган чарада Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Санкт-Петербург, КФУ вузлары галимнәре чыгыш ясый.

– Бу – халыкара тарихи мәктәпләрне ачуның икенче этабы. Узган ел сентябрь аенда Владимир Путин Россия тарих җәмгыяте белән берлектә яшь галимнәр, студентлар өчен тарихи мәктәпләр булдыру буенча йөкләмә биргән иде. Чара вузларда белем алучы чит ил студентлары өчен кышкы һәм язгы халыкара мәктәпләр үткәреп, тарих, мәдәният, икътисад, халыкара куркынычсызлык белән таныштыруны, гуманитар, мәгариф проектларны тормышка ашыруны күздә тота, – диде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. –Татарстанда кышкы мәктәп декабрь аенда Болгар ислам академиясендә КФУ галимнәре белән бергәлектә уздырылды. Ул бик уңышлы үтте. Икенче этапны оештыру өчен Алабуганы сайладык. Биш көн дәвамында Россия вузлары мөгаллимнәре, алдынгы тарихчылар белән очрашулар уздырылачак, проект эшләре тәкъдим ителәчәк. Алабуга музейларына экскурсияләр оештырылачак.
Мәктәпнең эшчәнлеге нәтиҗәләреннән чыгып, иң яхшы проект эшләренә ярдәм күрсәтеләчәк. Жиңүчеләр грант белән бүләкләнәчәк. Өченче этапта исә җәйге мәктәптә чит илләрдән яшь галимнәр катнашыр дип көтелә. Бүген инде Россия тарих җәмгыятенә аны уздыру урыны буенча гаризалар килә башлаган. “Татарстанда илкүләмендә беренчеләрдән булып, бу мәктәпләрнең механизмын эшләдек”, – ди Рамил Хәйретдинов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү