Татарстанда авыручылар саны кимесә дә чикләүләр алынмый

Россиядә битлекне салу турында сүз алып барырга иртәрәк әле. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әйтүенчә, коронавирус йоктыру куркынычы, элеккечә үк, зур, шуңа күрә чикләүләрне алырга ярамый.

Өстәвенә инфекция йоктыру ысулы да үзгәргән – моңа кадәр массакүләм чараларда чир ияртү куркынычы зур булса, хәзер гаилә эчендә авыручылар күп. Узган атнада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республикада чирләүчеләр саны кимү күзәтелә, әмма күмәк иммунитет барлыкка килгәнче чикләүләр алынмаячак, дип белдергән иде.


Фикер өстәү