Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән бер көндә  600 мең акча җыелган!

 Дәниф Шәрәфетдиновка дару алу өчен ярдәм кирәклеге хакында язып чыккан идек. Әлеге хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралып, бер көн эчендә шактый гына сумма да җыелган.

«ВТ» хәбәрчесенә ул үзенә тиешле препаратны ала алмавын, шунлыктан хәле начарланганын, урын өстендә генә ятып торганын җиткергән иде. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән бер көн эчендә 600 мең сумнан артык акча җыелган. Изге эштә “ВТ” укучыларының да өлеше бар. Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Дәниф үзе дә бик рәхмәтле.

Җырчыга әле дә ярдәм итеп була. Андыйлар 89370423783 номерына беркетелгән Саклык банкына акча күчерә ала.

Сүз уңаеннан: 27 апрельдә исә Чаллы шәһәрендә Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрия чарасы уза.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү