Ике телле БДИ: хыял һәм чынбарлык туры киләме?

Мәскәү академигы, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институтының фәнни җитәкчесе, милләттәшебез Роберт Нигъмәтуллин Россия Фәннәр академиясенең илдә яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү һәм саклау проблемаларына багышланган президиум утырышында БДИны ике телдә бирү тәкъдимен җиткергән иде. Аның фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы кертелү милли мәктәпнең нигезен сүтә, милләтләрнең киләчәген шик астына куя. Галимнең сүзләре җәмгыятьтә кызыксыну уятты. Өметләр акланырмы?

Танылган галим БДИ сорауларының 60 процентын – рус, калган 40 процентын туган телдә әзерләргә тәкъдим итә. Бу чынга ашарлык хыялмы? Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, бу милли мәктәпләрне сакларга булышыр иде, ди.

– Биремнәрне татарчага тәрҗемә итәргә рөхсәт  итсәләр, аның буенча милли мәктәпләрдә укучы балаларга үз телләрендә  имтихан тапшырырга ризалык бирсәләр, бик яхшы булыр иде. Без  бу хакта Мәскәүгә яздык, әмма әлегә җавап алмадык. Карар кабул ителсә, әлбәттә, хуплыйбыз. Милли мәктәпләрне  саклауга юнәлдерелгән чара булачак. Тормышка ашарлык нәрсә, бары теләк кенә  кирәк. Федераль үзәкнең халыкларның туган телләрендә белем алуын дәүләтебезне саклауга, ныгытуга юнәлдерелүен аңлавы мөһим. Без  БДИ биремнәрен берничә көн эчендә тәрҗемә итәргә әзербез, – диде министр.

Тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре  Марат Лотфуллин, галимнең мондый фикер әйтүе әйбәт, ди.

– Әгәр сәясәтчеләрнең теләге бар икән, реаль әйбер. БДИ биремнәрен туган телгә тәрҗемә итү  бик җиңел, моның бернинди авырлыгы да юк. Техник яктан да бу мөмкин эш. Әмма бүген гамәлдә булган Россия законнары нигезендә моны башкарып булмый. Ни өчен дигәндә, анда 10–11 нче сыйныфта бары рус телендә генә укырга ярый. Бу – зур чикләү, халыкара нормаларга туры килми. Иң элек законга урта белемне дә туган телдә белем алырга рөхсәт итү буенча үзгәрешләр кертергә кирәк, – диде Марат әфәнде.

Халык укытучысы, Казандагы 2 нче татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия  Хәмидуллина милләтебезнең олуг галиме Роберт Нигъмәтуллинның милләтне борчыган процессларны төбеннән аңлап, борчылып  чыгыш ясавын әйтте.

— Милли мәктәпнең нигезен сүтә башлау БДИны бер генә телдә – рус телендә генә тапшыру турында карар кабул итү чорыннан килә. Бу  2008 еллар иде. Бала  сынауны  нинди телдә белем алган булса, шул телдә бирергә тиеш. Имтихан ул  –  белем алу  процессының йомгаклау өлеше. БДИны фәкать рус телендә генә бирү турындагы фәрман Россия Конституциясенә каршы килә. Имтиханның рус телендә булуын сәбәп итеп, татар гимназия, мәктәпләре фәннәрне ана телендә укытудан рус теленә күчтеләр. Шулай итеп, милли мәктәпнең нигезе булган төп принцип бозылды. Ана телендә укыту булмагач, татарча дәреслекләргә дә гариза бирү бетте, кадрларга да ихтыяҗ  әкренләп юкка чыкты. Фәннәр рус телендәге дәреслекләр буенча укытыла, русча оештырыла икән, мәктәп милли мәктәп булудан туктый. Без татар мәктәбе язмышында шуны күзәтәбез инде, – диде Камәрия Хәмидуллина.

Казандагы 181 нче күптелле мәктәп директоры Илдар Сәяхов, галим җиткергән фикернең азагы, аның нәрсәгә китерүе билгеле булырга тиеш  дип саный.

– Максат нәрсәдә? Дәүләт  телләренә урын бирү, милли телләрне саклау, үстерү…  БДИны ике телдә биреп,  бүген кая барып була? 11 нче сыйныфка кадәр бала язмышы өчен борчылабыз, аннан нәрсә булачак? Вузда ике телдә укытылачакмы, эштә кулланылачакмы? Милли тел белән кая барачакбыз? Дәвамы булырга тиеш. Менә шундый эзлеклелекне күрсәм, «әйе» яки «юк» дип фикеремне әйтә алам. Төгәл җавабын күрмәдем. Ахыры билгеле түгел. Әлбәттә, милли БДИ кирәк. Әгәр аралашуны ике дәүләт теле дәрәҗәсендә дип таныйбыз икән, монда чикләүләр башка сыймый торган әйбер. Бу бит булган әйбер, 9 нчы сыйныфларда татарча сынау бирү мөмкинлеге бар иде, – ди ул.

Россия Фәннәр академиясенең Океанология институты фәнни җитәкчесе, академик Роберт Нигъмәтуллин:

– БДИны кертеп, милли мәктәпләргә кискен һөҗүм ясалды. Әти-әниләр балаларын сынауны бирә алмас дип рус мәктәпләренә күчерә башлады. Бу милли телләргә һөҗүм булды. Күптеллелек өчен көрәшергә кирәк. Халыкның туган телен белмәвендә үзе дә, дәүләт тә гаепле, чөнки дәүләт телләр үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Күптеллелек югалгач, рус теленә күчәчәкләр дип уйларга кирәкми. Алга таба туган телләрен белмәүдә рус халкын гаепли торган  бер буын үсәчәк. Татар мәктәпләрен тәмамлаган берничә  таныш профессорым  бар. Аларның берсе җиде сыйныфны – татарча, калган сыйныфларны чуаш мәктәбендә укыган. Рус телен бик яхшы беләләр. Миңа да туган телем рус телен яхшырак аңларга ярдәм итә.

 

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Казанда әти-әниләр БДИ тапшырды: «Авыр булмады, имтиханнан куркырга кирәк түгел»


Ике телле БДИ: хыял һәм чынбарлык туры киләме?” язмасына фикерләр

  1. Финнәр арасында яшәгән милләттәшләребез туган телебезне безгә, Рәсәйдә яшәүчеләргә караганда яхшырак белә һәм файдаланалар (якшәмбе мәктәпләрендә генә өйрәнсәләр дә). Бездә туган телне саклау чараларын гамәлгә кертүгә җирле хакимият структураларына кемнәр каршы чыга алыр икән? «Влач»ка уңышлы үрмәләгән түрәләр үзләре өчен отышлы булганда гына телебезне саклау турындагы лозунларны яклап чыгалар түгел мени?

Фикер өстәү