Журналистлар берлегенә китаплар бүләк иттеләр

Журналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы тарихы музеен баету эше дәвам итә. «Китап бүләк итү» акциясе дә шул максаттан оештырыла.

 Тарихны без үзебез барларга тиеш, яшь журналистларга калдырыр мирасыбыз күп. Китаплар Журналистлар берлегенә шул сүзләр белән бүләк ителде.

–  Яңа бинага күчүебезгә төгәл 10 ел булды. Ачылганда, биредә музей һәм китапханә булдырырга теләдек һәм, ниһаять, кечкенә адымнар белән булса да, теләгебезне чынга ашырабыз. Хәзер музеебыз да тулылана, ә бүгеннән китапханәбезне дә сез китергән китаплар баетыр дип уйлыйбыз, – диде Журналистлар берлегенең башкарма җитәкчесе Ралия Фәтхетдинова.

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова да, тарихны китаплар сакларга һәм ул китаплар укылырга тиеш, дигән фикердә:

– Журналистлар һәм, гомумән, иҗат кешеләре китап язарга алынса, мин бик шатланам. Ә шул китаплар укучысына барып җитсә – тагын да. Безнең эшчәнлек эзсез югалмый, димәк, – диде ул.

103 еллык тарихы булган «Ватаным Татарстан»ның һәм анда хезмәт куючы каләм осталарының да яшьләргә әйтер сүзләре шактый. Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да, акциядә катнашып, Журналистлар берлегенә китаплар бүләк итте:

– Бу китапларда «Ватаным Татарстан» газетасының гына түгел, гомумән, республикабызның тарихы, аның үткән юлы, журналистлар турында очерклар урын алган. Яшь каләм тибрәтүчеләр өчен бик файдалы басмалар, – диде ул.

Китапларның булуы – бер хәл, аларны укучы булыр микән? Акциядә катнашучылар яшьләргә ишарәләгәч, журналист белеме алучы студентларны уйладым. КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әйтүенчә, мондый китапханә институт бинасында да кирәк:

– Китапка игътибар кимегән чорда, мондый чараның булу факты да әһәмияткә ия. Ә яшьләргә килгәндә, алар китапны сирәк ача. Фәнни эшләр башкарганда, журналистика юнәлешендә язылган китапларның кул астында булуы яхшы. Журналистлар берлегенә без болай да даими йөрибез. Хәзер тагын да ешрак килербез дип уйлыйм, – диде ул.

Китапларны исә теләгән һәр кеше алып килеп тапшыра ала. Әйткәнебезчә, аларның журналистикага кагылышлы булуы гына зарур. Китаплар гына түгел, аларны тапшырган кешеләрнең дә исеме тарихта калачак – һәр китап иясен теркәп куялар.

Лилия Гыймазова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү