Мәктәп укучылары карчана ясаган: аның белән шуар өчен чират җыелган

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбе укучылары тәгәрмәчле карчана ясаган. Укучылар дәресләрдән соң шунда шуып мәш килә. Күптән түгел яшь «кулибин»нарның җир өстендә йөри торган катамаран, бәрәңге бакчасын эшкәртү өчен мотобуксир һәм башка әйберләр уйлап табулары турында язып чыккан идек. Бу мәктәптә нибары 23 бала ганы укый.

– Карчананы биш малай ясады. Алар – 5-7 сыйныф укучылары. Эш озаккарак сузылса да, укучыларым, кар беткәнче тизрәк эшләп бетерик, дип тырышты. Бу әле тәҗрибә өчен генә. Жәй көне аны кабат сүтеп, яхшырак итеп эшләргә җыенабыз. Бездә бер әйбер дә аунап ятмый. Велосипед тәгәрмәченә дә, мотоцикл чылбырларына да урын табыла. Хәзерге вакытта балалар карчанада шуа. Бу – алар өчен үзе бер бәйрәм кебек. Эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле, – ди технология укытучысы Марс Нотфуллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү