Фәрит Мөхәммәтшин 51 кешегә дәрәҗәле бүләкләр тапшырды

Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин машина төзү, нефть химиясе, дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәрләренә һ.б. Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Парламент башлыгы кулыннан барлыгы 51 кеше югары дәрәҗәдәге бүләкләр алуга иреште.

– Күренекле кешеләребезне, республиканың «алтын фонды»н хөрмәтләү өчен җыелдык. Татарстан уңышлары һәркайсыгызның шәхси казанышларыннан туплана. Сезнең хезмәтләр нәтиҗәсендә республика данлыклы традицияләр белән баетыла, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Парламент башлыгы республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталып үтте. Аның әйтүенчә, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга карамастан, республика үзенең тоткан урынын саклап калган.

– Пандемия шартларында дәүләт белән җәмгыять арасындагы ышанычны саклауга ирешелде. Күңел кушуы буенча беренчеләрдән булып халыкны коронавирустан саклау чараларын җитештерүне оештырган «Татнефть» җәмгыяте, КамАЗ һәм башка предприятиеләр вәкилләренә рәхмәтлебез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм кыюлык, батырлык, профессионализм үрнәгенә әйләнгән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул алда торучы иҗтимагый-сәяси чараларда – көзен  Дәүләт Думасына сайлауда һәм Бөтенроссия халык санын алуда катнашуның мөһимлеге турында искәртте. Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы чараларында да актив катнашырга чакырды.

 


Фикер өстәү