Җылы бәлагә әйләнмәсен: авыл һәм шәһәрләрдә түбәләрдән кар төшерәләр

Яз килергә ашыкмый, кар һаман явып тора. Авылларда кар куярга урын калмады дип аптырыйлар.

Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова әйтүенчә, узган кышта нибары 2-3 тапкыр гына кар көрәсәләр, быел яуган саен чистартырга туры килә.

– Кар бик күп быел. Буран булган саен чистартабыз. “Авангард” агорофирмасы бар җирне тәртиптә тота. Халык эшкә барганчы, урамнарны чистартып куялар. Мәктәп түбәләренә кешене менгезмибез, кар үзе шуып төшә. Яз җиткәнче урамнарны чистартып торабыз. Буран кырдагы карны авылга очыртып китерә. Быел ташу да көчле булырга охшаган, – ди Сиринә Нуретдинова.

Балтач районының Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов әйтүенчә, буран чыккан саен, карны эттереп торалар. Кар куярга урын да калмаган инде. Жирлектәге 44 урамны 3-4 техника чистарта. Бу эшне акчасыз башкарып булмый. Гыйнвар аенда әлеге чыгымнар өчен генә 400 мең сум түләгәннәр.

– Авылда яз килергә ашыкмый әле. Хуҗалыкларда түбәдән кар төшерә башладылар инде. Мәктәпләр, кибетләр эшчеләр яллап, карны үзләре төшерә. Күпкатлы йортларда бу эшне идарәче компанияләр башкара, – диде Радик әфәнде.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү