Ләвәнт Булут: “Алсуны сагынмаган көнем юк”

Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованың туган көне. Исән булса, Алсуга 43 яшь тулган булыр иде. Аны яман чир арабыздан алып китте. Алсуның вафатына да апрель аенда 6 ел була. Ире Ләвәнт “ВТ” хезмәткәрләре белән даими элемтәдә тора. Алсу үлеменнән соң туган җире Төркиягә күченеп китсә дә, йөрәге белән ул монда. Әле дә үзенең мәхәббәтенә тугры калып, Алсуның рухын шатландырырга тырышып яши.

– Мин лаеклы ялда, Әнкара шәһәрендә ялгызым яшим. Алсуны бик сагынам. Аны искә алмаган бер көнем дә юк. Ул үзе дә үләр алдыннан мине догадан, Коръәнсез калдырмагыз, дип васыять әйтте. Мин аңа көн саен дога кылам. Апам исә Коръән ашлары уздыра, – ди ире Ләвәнт. – Алсу онытырлык кеше түгел. Ул бик изге күңелле, кешеләргә ярдәмчел иде. Гаилә корып озак яши алмадык. Әмма 7 ел эчендә бик якын кешеләргә әйләндек. Без бер-беребезне тапкан идек. Тормышка шөкер итеп яшәүче гаилә булдык.
Ләвәнт Алсу хакында тыныч кына сөйли дә алмый. Күзләре тиз яшьләнеп, тамагына төер туыра. Ул аны бик яратып искә ала. Әле менә сөйләшкәндә күңел белән Алсуы янына Шәле урамнары, зиратына кайтып килде.

– Бер вакыйга искә төште. Алсу авырып ята. Шунда миңа авылга алып кайт әле, ди. Киттек. Кайтып җитеп, өй кырыена туктагач, яныбызга Алсу яшендәге бер ир килде. “Алсу мине син генә аңларсың! Соңгы вакытта гел авырлык кичерәм. Бер балам каты авырта, сыерым үлде, абзарыбыз янды. Мин нәрсәнедер дөрес эшләмәдем. Аллаһы Тәгалә шуңа җәзасын бирә”, – диде дә елап ук җибәрде. Алсуымның хәле аны тыңларлык түгел иде. Аның тамагына төер утырды. Ул сүзен башлый алмады. Мин бу иргә киңәшне үзем бирдем. Аңлады. Алсу белән икәү еларга тотындылар. Шушы мизгелләр гел күз алдымда. Мин Аллаһы Тәгалә бик рәхмәтле. Алсу белән танышытырып, мине бәхетле итте, – дип сөйли Ләвәнт.

Ире Алсуның истәлекләрен кадерләп саклый. Алсуны онытмасыннар, гел истә тотсыннар дип тә тырыша. Әле күптән түгел генә Алсу башкаруында җырны да төрек татарларына да тәкъдим иткән иде. Чынлап та, Алсуны онытырлык түгел. Ул безнең күңелләрдә яши. Кая гына сәфәр белән барма, Алсуның үз укучылары бар. Күпме ярдәм кулы сузган гаиләләр яши. Ул үзе дә безнең арада кебек. Бергә уздырган бәйрәмнәр күңел түрендә тора. Нәрсә тотынса, шуны ерып чыга иде бит ул. Рухың шат, урының оҗмах түрләрендә булсын, Алсу! Әти-әнисенә, якыннарына, ире Ләвәнткә сабырлык телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

“ВТ” укучыларына ире Ләвәнт Булатның Алсу атап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Иртәгә
синең туган көнең,
Ләкин,
Иртәгә юк мәңгелектә.
Бәлкем дә син,
Анда яңадан тугансыңдыр.

Шулай да,
Туган көнең котлы булсын,
Йолдызлар сиңа яктылык,
Болытлар юлдашың булсын.
Ай йөзлем, айдан матурым,
Йөзен елмайган,
Оҗмах өең булсын».


Фикер өстәү