Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман көне белән котлады

21 мартта Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров газетабыз аша котлау юллады.

«Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан рациональ һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү буенча системалы, максатчан эш алып барыла, – диелә котлауда. – Мин Татарстанда яшәгән һәркемгә урманга битараф булмаган һәм «Урман утырту көне», «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрендә актив катнашкан өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. 2011 елдан башлап республикада ирекле ярдәмчеләр көче белән 7 мең гектардан артык мәйданда 25 миллион үсенте утыртылган. Газиз республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!»


Фикер өстәү