Казанда юлда ташлап калдырылган «Мерседес» аркасында трамвайлар тукталган

Казан үзәгендә рельсларга якын куеп ташлап калдырылган «Мерседес» машинасы аркасында трамвайлар хәрәкәте тукталып калган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итүенчә, бу хәл бүген көндез үзәк тимер юл вокзалы янында булган. Автомобиль хуҗасы машинасын трамвай рельсларына якын итеп куйган һәм үз эшләре белән китеп барган. Шаһитлар агентлыкка фото һәм видео җибәргән.

«Мин 20-30 минут парковкада бу хәлне күзәтеп утырдым. «Мерседес» хуҗасы килмәде, ә трамвайлар хәрәкәт итә алмый», — диде агентлыкка һәлакәт шаһиты.

/Татар-информ


Фикер өстәү