Дару белән «чип» керми: Россиядә вакцинация ничек бара?

Россиядә коронавируска каршы вакцина ясату дәвам итә. Шулай да саннар әллә ни шаккатырмый.

Кайбер чыганакларга ышансаң, Россиядә уртача алганда тәүлегенә 124 мең кеше прививка ясата. Италия һәм Германиядә дә якынча шундый ук саннар – 120 һәм 142шәр мең кеше. Ә менә АКШ (тәүлегенә 1,3 млн кеше) һәм Британия (тәүлегенә 300–350 меңләп кеше) белән чагыштырганда, безнең илдәге саннар шактый түбәнрәк.

Татарстандагы күрсәткечләргә килгәндә, республикада барлыгы 108709 кеше коронавирустан прививка ясаткан. 67187 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, коронавируска бәйле колл-үзәк эшли башлаганнан бирле халыктан 127 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткәннәр. 6 меңнән артык кеше вакцина ясатырга  «кайнар элемтә» аша язылган икән. Көн саен 122 телефон номеры буенча прививка ясатырга 100ләп кеше языла дип хәбәр итәләр.

Генетика һәм вакцинация

Вакцина ясату – үзеңне чиплаштырумы? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча баш белгече Зөлфия Вафина халык теленнән төшмәгән бу һәм башка сорауларга җавап бирде.

– Прививка белән кеше тәненә чип урнаштыралар дигәнгә ышанырга кирәкми. ДНК-чип – медицина һәм биология өлкәләрендә кулланыла торган технология. Шулай да хәзерге вакытта инъекция ярдәмендә кеше организмына кертерлек чиплар табигатьтә юк, – дип аңлатты ул. – Чип каты өслеккә беркетелергә тиеш. Аннан ул бик кыйммәтле процедура. Чип зурлыгы буенча тимер акчадан кечерәк булмаска да тиеш әле.

Белгеч коронавирусның да, «Спутник V» вакцинасының да кеше ДНКсына йогынты ясамавын белдерде. Аның сүзләренчә, вакцина кеше генына берничек тә тоташа алмый. Моның бер сәбәбе – вакцинаның бөтенләй башка химик структурага ия булуы. Коронавирус үзе дә, организмга эләгеп, ДНКга тәэсир итә алмый.

Зөлфия Вафина балага узарга җыенган хатын-кызларга вакцина ясатырга киңәш бирде. «Репродуктив сәламәтлеккә вакцина түгел, коронавирус үзе начар йогынты ясый. Коронавирус йөклелек чорына тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Балага узарга җыенган хатын-кызларга прививка ясатырга киңәш ителә», – диде белгеч.

Сүз уңаеннан, АКШның Флорида штатында элегрәк коронавирус белән авырмаган хатын-кыз сәламәт һәм чиргә каршы антитәнчекләре булган  бала тудырган. Ул йөклелекнең 36 атнасында вакцинаның беренче дозасын алган.

Бу мөһим!

Кешелек дөньясы йогышлы авырулар, пандемия белән беренче генә тапкыр очрашмый. Алар белән көрәшүнең әлегә бер генә нәтиҗәле чарасы бар – бу вакцинация. Столбняк, туберкулез, полиомиелит, бума ютәл (коклюш), кызамык (корь) – миллионлаган гомерләрне шушы чирләрдән үз вакытында вакцина коткарып калган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасаң, прививка ясату бәрабәренә елына 6 миллионлап кеше гомерен саклап калалар. Вакцина юк чорда коронавирустан бер ел эчендә 2 млн 200 мең кеше вафат булган. Шул ук бума ютәлдән прививка ясату аркасында ел саен 1 миллионлап бала, кызамыктан  3 млн кеше гомерен саклап калалар.

САН 

Үз сәламәтлекләре өчен курку һәм сәяхәт итү теләге. Россия халкын вакцина ясатырга этәрә торган төп сәбәпләр шул. Стопкоронавирус.рф сайты «ВКонтакте» һәм «Телеграм»да оештырган сораштыру нәтиҗәләренә карасаң, тавыш бирүчеләрнең 41,5–45 проценты «сәламәтлегем өчен борчылып туйдым» җавабын сайлаган. Төп сәбәпләр арасында «сәяхәт итәргә телим» дигән җавап та бар. Анысын кешеләрнең 39–42,5 проценты сайлаган. Сораштыруда катнашучыларның 29–34 проценты вакциналарга ышанам дигән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү